Кайбер участокларда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткалары кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). 11-нче декабрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартырга 53 юл эшчесе һәм 275 берәмлек махсус техника, шул исәптән 67 катнаш юл машинасы, 57 трактор щеткасы, 74 үзбушаткыч, 40 фронталь төягеч, 12 «Барсик» минитөягече һәм башка техника җәлеп ителәчәк.
Кар чыгару Әхтәмов, Бауман, Бутлеров, Волков, Гәрәев, Гафури, Гвардия, Груздев, Даурия, Девятаев, Достоевский, Зәкиев, Короленко, Кол Гали, Сул як Болак, Ленинград, Ломжа, Максимов, Мил, Кави Нәҗми, Назарбаев, Уң як Болак, Садыйкова, Сәет Галеев, Сәйдәшев, Тихомирнов, Университет, Фучик, Черноморск, Шмидт урамнары, шулай ук Ибраһимов һәм Ямашев проспектлары, Горький Шоссесы, Совет мәйданы һәм башка участокларда башкарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткалары кулланып, сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.