Кайбер уастокларда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, сибү һәм себерү эшләре башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 20-нче ноябрь). 21-нче ноябрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуга 41 юл эшчесе һәм 191 берәмлек махсус техника, шул исәптән 77 катнаш юл машинасы, 59 трактор щеткасы, 12 үзбушаткыч, 31 фронталь төягеч, 3 «Барсик» минитөягече һәм башка техника җәлеп ителәчәк.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне машиналар йөрү өлеше буенда калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.