В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
56 юл эшчесе һәм 313 махсус техника берәмлеге җәлеп ителәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). 27-нче декабрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистарту өчен 56 юл эшчесе һәм 313 махсус техника, шул исәптән 81 катнаш юл машинасы, 59 трактор щеткасы, 92 үзбушаткыч, 39 фронталь төягеч, 11 «Барсик» минитөягече һәм башка техника җәлеп ителәчәк.
Карны Аграр, Әмирхан, Бассейн, Батурин, Бауман, Большая Красная, Восстание, Гагарин, Гыйззәт, Груздев, Губкин, Дементьев, Дубравная, Ершов, Журналистлар, Ипподром, Касаткин, Копылов, Королев, Короленко, Космонавтлар, Кремль, Курск, Ленинград, Лобачевский, Максимов, Маркс, Мәскәү, Мусин, Нариманов, Павлюхин, Париж Коммунасы, Идел буе, Пушкин, Сәетгалиев, Сәлимҗанов, Театр, Тэцевская, Федосеев, Хәким, Халитов, Халтурин, Челюскин, Чернышевский, Чехов, Чистай, Чуйков, Шәһиди, Шмидт, шулай ук Ибраһимов, Ямашев, Оренбург, Мамадыш трактлары, Ирек мәйданы, Горький Шоссесы һ.б. участоклардан чыгарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.