Кар шәһәрнең төрле участокларынна чыгарыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә Казан урамнарын чистарту эшләрендә 66 юл хезмәте эшчесе һзм 254 берәмлек махсус техника катнашачак. Шулар арасында – 51 катнаш юл машинасы, 40 "Бошунг, 11 кар төягеч, 54 щеткалы трактор, 12 грейдер, 25 фронталь төягеч, 11 “Барсик” минитөягеч, 44 үзбушаткыч һәм башкалар.
Кар көрәү этаплап башкарыла. Автомобильчыларга машиналарны юлларда озак вакытка калдырмаска киңәш ителә, чөнки алар махсус техника эшенә һәм юлларны тиешле дәрәҗәдә чистартырга комачауларга мөмкин.
Иртәнгә кадәр кар түбәндәге участоклардан чыгарылачак: Айдаров, Астрономия, Бауман, Бондаренко (Волгоград – Чуйков), Ботаника (Назарбаев урамыннан Шаляпин урамына кадәр), Ә.Еники, Камчатка, Касаткин, Ш.Камал, Курск, Мамадыш тракты, Миңнуллин (Тихомирнов урамыннан Сәлимҗанов урамына кадәр), Мусин (Ямашев пр-ты – Чуйков), Назарбаев (Спартак урамыннан Вишневский урамындагы күтәрелешкә кадәр), Новосельская, Островский, Петербург, Тинчурин, Ударная, Чистай (“Казань Арена” – Гаврилов күпере), Ямашев пр-ты (“Казан Арена” буйлап), Япеев урамнарыннан.
Шулай ук кардан Петербург урамыннан Тихомирнов урамына кадәр юл (“Метроэлектротранс” янында), Юфицерлар йорты һәм курчак театры артындагы юл, Универсиада пр-ты – Вишневский ур. юлы, Ершов ур. – Вишневский юлы (зират, Мәңгелек ут, сырхауханә тирәсеннән), 4-нче траспорт дамбасы (Ершов тоннеленнән Миллениумга кадәр).
Юл челтәренең башка урыннарында бозлавыкка каршы катнашма сибеләчәк һәм катнаш-юл машиналары һәм башка махсус техника ярдәмендә себереләчәк, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.