Кар төрле участоклардан чыгарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). 15 гыйнвардан 16 гыйнварга каршы төндә Казан урамнарында 63 юл хезмәте эшчесе һәм 286 берәмлек махсус техника эшләячәк. Алар арасында – 52 катнаш юл машинасы, 40 “Бошунг” катнаш юл машинасы, 9 кар төягеч, 57 щеткалы трактор, 14 грейдер, 29 фронталь төягеч, 12 “Барсик” минитөягече, 66 үзбушаткыч һ.б.
Кар көрәү этаплап башкарыла. Казанлыларга машиналарын юл буйларында озак вакытка калдырмаска киңәш ителә, чөнки алар махсус техника эшенә һәм юлларны тиешле дәрәҗәдә чистартырга комачауларга мөмкин.
Кар түбәндәге урамнардан чыгарылачак: Бехтерев, Волгоград, Галиев, Дзержинский, Б.Красная, Ш.Камал, Мәүлетов, Мамадыш тракты, Мир, Мусин, Мөштәри, К.Маркс, Несмелов, Яңа Дәүләки, Островский, Петербург, Себер тракты (компрессор завод буйлап), Сыртланова, Тихомирнов, Толстой, Чернышевский. Шулай ук Ершов, Себер тракты урамнарының, Әмәт, Җиңү, Универсиада һәм Ямашев проспектларының трамвай тукталышларыннан кар көрәләчәк.
Юл челтәренең башка урыннарында бозлавыкка каршы катнашма сибеләчәк һәм катнаш-юл машиналары һәм башка махсус техника ярдәмендә себереләчәк, дип хәбә иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.