Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.01.2018, 14:58

23 гыйнвардан 24 гыйнварга каршы төндә Казанда явым-төшемнең айлык нормасыннан 40% яуган

Көчле кар нәтиҗәләрен бетерү өчен урамнарда эшләүче махсус техника берәмлеге саны 850-гә кадәр җиткереләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар, Михаил Ченцов). Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, 23 гыйнвардан 24 гыйнварга каршы төндә Казанда явым-төшемнең айлык нормасыннан 40% яуган (113 мм). Татарстан башкаласы юлларындагы вәзгыятькә Тышкы төзекләндерү комитетының хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Дамир Шәйхетдинов ачыклык кертте.

“Норматив буенча, 6 мм-га кадәр кар яуса, аның нәтиҗәләрен бетерергә, кар яву туктагач, ике тәүлек бирелә. Узган тәүлектә 21 мм явым-төшем яуганны исәпкә алсак (гыйнвар нормасыннан 65%), юлларны чистартырга күбрәк вакыт кирәк. Бүген өстәмә техника җәлеп итәргә һәм аларның санын 850 берәмлеккә кадәр арттырырга карар кылынды”, - дип хәбәр итте Д.Шәйхетдинов.

Хәзерге вакытта шәһәрдә 220 юл машинасы эшли. Алар, бөкеләр булдырмыйча, машиналар агымын тәэмин итү өчен юллардан карны себерә. “Автомобильчыларга комачауламас өчен, юлларны төнлә чистартырга тырышабыз, шуңа күрә халык техниканы көндез күрми”, - дип ассызыклап үтте хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү бүлеге җитәкчесе.

Ул шулай ук юл хезмәтенең эшләү алгоритмын искәртеп үтте: “Башта юллардан кар боткасы себерелә, аннары бозлавыкка каршы материаллар белән юллар эшкәртелә, зур катнаш машиналар белән юл кырыйларына кысыла, төнлә кар чыгарыла. Беренче чиратта үзәк юллар һәм магистральләр чистартыла. Аннан соң юл хезмәте перифериягә күчә”.

Бүген Казан юлларында 700 берәмлек махсус техника эшләгән һәм 10 мең тонна кар чыгарылган.

Өстәмә 150 махсус техника берәмлеге юл хезмәтенең эчке резервлары ярдәмендә җәлеп ителә.

Шул ук вакытта, Д.Шәйхетдинов таныганча, җәяүлеләр сукмаклары белән проблемалар тулысы белән хәл ителеп бетмәгән. “Объектив сәбәпләр бар. Беренчедән, эшчеләр җитмәү. Икенчедән, нәкъ менә җәяүлеләр сукмакларын чистарту өчен техника җитмәү. Авырлыклар бар, ләкин аларны хәл итәргә тырышабыз”, - дип тәмамлады ул.

Барлык яңалыклар