В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Колонна 22.00 сәгатьтә Беренче май мәйданыннан старт ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). 13-нче һәм 14-нче октябрь көннәрендә Казанда “Төнге велофест” чарасы узачак, бу агымдагы елның велосипед сезонын йомгаклау булып тора. Велосипедчылар колоннасы хәрәкәте маршруты дәвамында юлларда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнеләчәк.
Колонна 22.00 сәгатьтә Беренче май мәйданыннан старт ала.
Исегезгә төшерәбез, узган елда “Төнге велофест” стартына 3 меңнән артык казанлы чыкты. Төнге велосәяхәт катнашучылары тарихи үзәк һәм шәһәрнең читтәге районнары буенча 29 чакрым ара үттеләр, маршрут танылган иганәчеләр һәм хәйриячеләр яшәгән урыннар буенча ясалган иде.