Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.08.2023, 16:47

12 нче августтан 13 нче августка каршы төндә казанлылар йолдызлар яңгырын күзәтә алачак

Персеида метеор агымының пигын ясалма яктыртусыз булган урыннарда, ягъни шәһәрдән читтә күзәтергә киңәш ителә

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы август). 12 нче августтан 13 нче августка каршы төндә Казан халкы метеор агымының пигын күзәтә алачак. Йолдызлар атылуын шәһәрдән читтә – ясалма яктырту булмаган урыннарда, кичке 11 сәгатьтән иртәнге өчкә кадәр карарга киңәш ителә.

В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры, КФУның Физика институты профессоры Юрий Нефедьев сөйләгәнчә, Персеида метеор агымы үз активлыгын 17 нче июльдә күрсәтә башлый һәм ул 24 нче августта тәмамлана. Йолдызлар атылуның иң югары ноктасында Җир тузан болыты үзәге аша үтәчәк – сәгатенә 100-150 метеор көтелә.

Галим сүзләренчә, август аенда планетабыз Свифт – Туттль кометасының өлешчә җимерелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән кисәкчекләр болыты аша уза. Аның Кояш тирәли әйләнү периоды 135 ел тәшкил итә. Соңгы тапкыр ул Җиргә 1992 елда якынлашкан.

«Кисәкчәләр җир атмосферасында якынча 80 км биеклектә янып, һаваны ионлаштыра. Без метеорлар янганнан соң калган якты эзләрне күрәбез һәм аларны атылучы йолдызлар дип атыйбыз», – дип җиткерә Юрий Нефедьевнең сүзләрен КФУның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар