В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2 июньдә көндез +12-14 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Татарстан һәм аның башкаласында аномаль салкын һава саклана. Казанда төнлә һәм көндез туфракта минус 1 градуска кадәр салкынлык көтелә, республикада – минус 2 градуска кадәр. Төнлә явым-төшем фаразланмый. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Көндез 2 июньдә Казанда һәм Татарстанда бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан уртача тизлектә урыны белән 15 м/с кадәр (республикада – 17 м/с кадәр) җил исәчәк. Терекөмеш баганалары көндез шәһәрдә +12-14 градус күрсәтәчәк, республикада – +11-16, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Якшәмбе, 3 июньдә, аязучан болытлы һава фаразлана. Төнлә һәм иртән яңгыр явачак. Көндез явым-төшем күзәтелми. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, төнлә урыны белән 16 м/с кадәр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +5-10 градус тәшкил итәчәк, көндез максималь температура – +13-18 градус.