В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләрдән шәхси транспортларын юл кырыйларында калдырмауларын сорыйлар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль). Бүген төнлә Казан урамнарын кардан җыештырырга 112 юл эшчесе һәм 402 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 71 катнаш юл машинасы, 61 трактор щеткасы, 161 үзбушаткыч, 53 фронталь төягеч, 10 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар Сигезенче Март, Әпсәләмов, Аграр, Адоратский, Бауман, Белинский, Богатырев, Большая, Бутлеров, Вишневский, Волков, Воровский, Восход, Гаврилов, Гагарин, Гвардия, Губкин, Даурия, Декабристлар, Заря, Зорге, Камалиев, Калинин, Карбышев, Копылов, Космонавтлар, Короленко, Олег Кошевой, Курчатов, Гадел Кутуй, Лена, Ломжа, Патрис Лумумба, Карл Маркс, Меридиан, Миль, Ново-Светлая, Попов, Профсоюз, Ремесленная, Сахаров, Столбов, Тихомирнов, Тэцевская, Ударная, Ульянов-Ленин, Университет, Учительская, Шамил Усманов, Фукс, Фучик, Сибгат Хәким, Хибин, Клара Цеткин, Чернышевский, Чистай, Маршал Чуйков урамнары участокларыннан, Ибраһимов, Универсиада һәм Ямашев проспектларыннан, шулай ук урамнарның башка участокларыннан чыгарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.