В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан буенча минус 2 градуска кадәр салкыннар булырга мөмкин.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). Татарстанга һәм аның башкаласына суыклар килде. 7-нче сентябрьдә Казанда болытлы һава, көнбатыштан уртача җил, урыны белән яңгыр көтелә. Чәршәмбегә каршы төндә һава температурасы 0...+2 градус, көндез – 11-13 градус җылы тәшкил итәчәк.
Республика буенча шулай ук төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0 дән +5 градуска кадәр, туфракта һәм һавада – минус 2 градуска кадәр, көндез +10...+15 градус булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.