Юл хезмәтләре казанлыларга үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмаска киңәш итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). 6-нчы декабрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан 60 юл эшчесе һәм 259 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 87 катнаш юл машинасы, 44 үзбушаткыч, 67 трактор щеткасы, 30 фронталь төягеч, 15 «Барсик» кечкенә төягече, 9 кар төягеч, 6 грейдер һәм башка төр техника җәлеп ителәчәк.
Юл хезмәтләре казанлыларга үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмаска киңәш итә, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Карны түбәндәге урамнардан чыгару планлаштырыла: Бауман, Большая Красная, Гәрәев, Мәҗит Гафури, Даурия, Достоевский, Николай Ершов, Кремль, Сул Болак, Липатов, Патрис Лумумба, Кави Нәҗми, Павлюхин, Петербург, Уң Болак, Тула, Чехов, Оренбург тракты, Ферма шоссесы, шулай ук Универсиада проспекты.
Башка участокларда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткалары кулланып, ком сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдер белән эшләр башкарылачак, дип хәбәр итәләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.