В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылардан үз автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорыйлар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар). Бүген төнлә Казан урамнарын кардан чистартырга 375 берәмлек махсус техника, шул исәптән 70 катнаш юл машинасы, 60 трактор щеткасы, 138 үзбушаткыч, 57 фронталь төягеч, 15 «Барсик» минитөягече һәм башкалар чыгачак.
Кар Адоратский, Әмәт, Әмирхан, Батурин, Бауман, Большая Красная, Бертуган Касыймовлар, Бутлеров, Ваһапов, Вишневский, Волков, Габишев, Гарифьянов, Гвардия, Даурия, Девятаев, Декабристлар, Дементьев, Җәлил, Дзержинский, Дубравная, Ершов, Журналистлар, Зәкиев, Зорге, Ижевск, Карбышев, Кирпичников, Копылов, Короленко, Кошевой, Кремль, Курск, Курчатов, Кутуй, Латыйпов, Ленинград, Лена, Лобачевский, Лумумба, Мәүлетов, Машина төзүчеләр, Миль, Миславский, Нәҗми, Нариманов, Париж Коммунасы, Петербург, Пушкин, Садыйкова, Сафиуллин, Сыртланова, Таежная, Танк, Тихомирнов, Тэцевская, Фукс, Хәким, Хоровод, Челюскин, Чернышевский, Четаев, Чистай, Цеткин, Шуртыгин, Япеев, Ибраһимов, Җиңү һәм Ямашев проспектлары, Себер тракты, Первомайский бистәсе, Медгородок микрорайоннары, Иске Горки, «Салават күпере» участокларыннан чыгарылачак.
Кайбер участокларда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.