Төнлә юеш кар явачак, юлларда кар боткасы һәм бозлавык булырга мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче апрель). 5 нче апрельдә Татарстанда һәм аның башкаласында начар һава шартлары фаразлана. Төнлә һәм иртән юеш кар, көчәйгәндә секундына 19-24 метрга кадәр көчле җил, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлану көтелә.
5 нче апрельгә каршы төндә Казанда һаваның минималь температурасы 3-5 градус салкын, көндез 3-5 градус җылы булачак. Гомумән алганда, төнлә һава температурасы 2-7 градуска кадәр төшәчәк, аязганда минус 10 градуска кадәр җитәчәк. Көндез иң югары температура 2-7 градус җылы тәшкил итәчәк. Юлларда – бозлавык һәм кар көртләре, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы полосага чыгудан тыелырга кирәк. Куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрү, ә 7 яшькә кадәрге балаларны махсус креслоларда йөртү сорала.
Җәяүлеләргә дә сак булырга – юлны бары тик махсус билгеләнгән урында светофорның рөхсәт ителә торган сигналына гына чыгарга кирәк, ә караңгы вакытта, күз күреме начар булган шартларда, яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга киңәш ителә.