Юл хезмәтләре казанлылардан машиналарын юл кырыйларында калдырмауларын сорый.
Фото: Денис Гордийко
Кар 2 нче Юго-Западная, Айвазовский, Айдинов, Әмирхан, Архангель, Бакалея, Баруди, Бауман, Белинский, Витер, Восход, Гаврилов, Гагарин, Кол Гали, Гәрәев, Гарифьянов, Глушко, Горсовет, Гудованцев, Дементьев, Еники, Журналистлар, Ижевск, Карбышев, Кирпичников, Копылов, Кошевой, Красная Позиция, Кремль, Кутуй, Латыпов, Лобачевский, Магистраль, Максимов, Мөштәри, Назарбаев, Островский, Петербург, Побежимов, Садыйкова, Сыртланова, Теплично-Комбинатская, Товарищеская, Тэцевская, Ульянов-Ленин, Университет, Халитов, Чистай, Чуйков, Щапов урамнарыннан, Ямашев проспектыннан, Мамадыш һәм Себер трактларыннан, Ирек мәйданыннан, Караваево поселогыннан һәм башка урам участокларыннан чыгарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткаларын кулланып ком-тоз кушылмасы сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан машиналарын юл кырыйларында калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.