В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндезге һәм төнге сәгатьләрдә шәһәрдә бераз кар явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). 30 декабрьдә синоптиклар Казанда аязучан болытлы һава фаразлыйлар. Бүген төнлә һава температурасы минус 8-10 градустан түбән булачак, аязганда 13 градуска кадәр салкын булачак. Вакыты белән бераз кар явачак.
Якшәмбе көнне көндез явым-төшемнәр көтелә, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы минус 14-16 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем алганда, Татарстан буенча якындагы тәүлектә аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Юлларда бозлавык. Төнлә һәм көндез һава температурасы 13-18 градуска кадәр түбән булачак, аязганда 23 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.