Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). 30-нчы декабрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 74 юл эшчесе һәм 338 берәмлек махсус техника, шул исәптән 81 катнаш юл машинасы, 54 трактор щеткасы, 129 үзбушаткыч, 30 фронталь төягеч һәм башка төр техника катнашачак.
Карны Аграр, Батурин, Бауман, Большая Красная, Бондаренко, Петр Витер, Волгоград, Гагарин, Сәет Галиев, Кол Гали, Горький, Губкин, Декабристлар, Дзержинский, Дубравная, Королев, Королев, Ленинград, Ленская, Карл Маркс, Максимов, Миславский, Мәскәү, Мусин, Нариманов, Насыйри, Островский, Профсоюз, Сара Садыйкова, Ташаяк, Университет, Фукс, Халтурин, Чистай, Чуйков, Шаһиди, Шмидт, Шуртыгин урамнарыннан, Ибраһимов, Ямашев проспектларыннан, Мамадыш трактыннан чыгару планлаштырыла.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү, шулай ук роторлар һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машиналар йөрү өлеше буенда калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.