Юл хезмәтләре казанлылардан машиналарын юл кырыйларында калдырмауларын сорый.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). Бүген төнлә Казан урамнарын кардан чистартырга 321 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 73 катнаш юл машинасы, 58 трактор щеткасы, 107 үзбушаткыч, 39 фронталь төягеч, 11 «Барсик» минитөягече һәм башкалар.
Карны чыгару Әбҗәлилов, Аграр, Адоратский, Әмирхан, Арбузов, Астрономия, Батурин, Бауман, Бичурин, Большая Красная, Бондаренко, Вахитов, П.Витер, Волгоград, Воровский, Габишев, Гагарин, Даурия, Губкин, Декабристлар, А.Еники, Н.Ершов, Зәкиев, Зинин, Г.Камал, Карбышев, Королев, Космонавтлар, Кремль, Лаврентьев, Лесгафт, Лобачевский, Ломжа, К.Маркс, Миңнуллин, Мөштәри, Петербург, Порт, Профсоюз, Пушкин, С.Садыйкова, С.Хәким, Столбов, Тихомирнов, Толстой, Четаев, Чистай, К.Цеткин, Яруллин, Оренбург һәм Себер трактлары, Горький шоссесы, Нокса авышлыгы, шулай ук «Салават Күпере» микрорайоныннан башкарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.