В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез һава +10 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). 29 нчы апрельдә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан уртача, явым-төшемсез диярлек. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Казанда 29 нчы апрельгә каршы төндә һава температурасы 0 дән -2 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез 8 дән 10 градуска кадәр җылы булачак.
Гомумән алганда, Татарстан буенча төнлә һаваның минималь температурасы +2 дән -3 градус аралыгында тибрәнәчәк, аязганда -6 градуска кадәр җитәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы 7-12 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.