Көндез явым-төшем көтелми, температура 22 градуска кадәр җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). 27-нче майда Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә яңгыр, урыны белән яшен булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка күчүчән, уртача, урыны белән көчәеп, тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин, көндез - төньяк-көнбатыштан уртача җил. Төнлә 11-13 градус, көндез 20-22 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм иртән яңгыр явачак, урыны белән көчле, аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Көндез урыны белән, күбесенчә республиканың көнчыгышында шулай ук яңгыр, яшен булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка күчүчән, уртача, урыны белән көчәеп, тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы – 9-дан 14 градуска кадәр, көндез – 20-дән 25 градуска кадәр, Татарстанның көнчыгыш районнарында - 26-дан 31 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.