В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылардан шәхси транспортларын юл кырыйларында калдырмауларын сорыйлар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче гыйнвар). Бүген төнлә Казан урамнарын кардан җыештырырга 65 юл эшчесе һәм 421 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 70 катнаш юл машинасы, 59 трактор щеткасы, 170 үзбушаткыч, 67 фронталь төягеч, 14 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар чыгару Әпсәләмов, Адоратский, Әмирхан, Бассейн, Белинский, Волков, Восстание, Восход, Гаврилов, Гагарин, Кол Гали, Гарифьянов, Декабристлар, Дубравная, Ильич, Исаев, Караганда, Короленко, Коләхмәтов, Мусин, Мөштәри, Нариманов, Островский, Петербург, Побежимов, Сафиуллин, Социалистик, Сыртланова, Чернышевский, Чехов, Чкалов, Чуйков, Сибгат Хәким урамнары һәм башка участоклардан башкарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.