В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл хезмәтләре казанлылардан машиналарын юл кырыйларында калдырмауларын сорый.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Бүген төнлә Казан урамнарын кардан чистартырга 227 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 70 катнаш юл машинасы, 56 трактор щеткасы, 38 үзбушаткыч, 30 фронталь төягеч, «Барсик» минитөягече һәм башкалар.
Карны чыгару Агрономия, Айвазовский, Әмәт магистрале, Баруди, Бауман, Бехтерев, Восход, Гвардия, Дубравная, Ершов, Космонавт, Курашов, Мөштәри, Маяковский, Родина, Сахаров, Серов, Толстой, Тулпар, Ульянов-Ленин, Фучик, Япеев урамнары участокларыннан башкарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.