Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2020, 23:08

24 ноябрьгә каршы төндә Казан юлларын кардан чистартуда 161 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән

Төнге кардан чистарту машиналарның төп агымы кимегәннән соң башланды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь, Алинә Бережная). 24-нче ноябрьгә каршы төндә Казан юлларын җыештыруда 33 юл эшчеләре һәм 161 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Шул исәптән 85 катнаш юл машинасы, 52 трактор щеткасы, 16 фронталь төягеч һәм башкалар. Эш шәһәрнең барлык районнарында алып барылды.

Вахитов һәм Идел буе районнарында урамнарны кардан төнге җыештыру 20.30-да башланды – төп машина агымы кимегәч. Һәр участокта машиналарның билгеле бер саны эшли. Мәсәлән, Оренбург трактында – шәһәрнең төп транспорт магистральләренең берсендә – урамнарны кардан 6 катнаш юл машинасы чистартты. Вахитов һәм Идел буе районнарында бу төндә барлыгы 18 КЮМ эшкә җәлеп ителде. «Трест «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесенең әлеге участок мастеры Илнар Байдуганов әйтүенчә, юл эшчеләре өчен кар көтелмәгән булмады. Кышкы эш режимына алар инде 15-нче октябрьдә үк күчтеләр.

«Без инде карны көттек, эшкә керешергә ашкындык, 15-нче октябрьдән предприятиедә тәүлек буе эшләү режимы билгеләнде. Быел кышын күңелсезләнергә туры килмәс дип уйлыйм, кар җитәрлек булачак», – дип билгеләде Илнар Байдуганов.

Шәһәр юлларын чистарту берничә этапта башкарыла. Беренче чиратта беренче категория юллар чистартыла, аларга иҗтимагый һәм шәхси транспортның иң зур йөкләнеше туры килә. Башта машина юлыннан себерү машиналары уза, аннары юллар бозлавыкка каршы материал белән эшкәртелә, аның артыннан тарату, кар өемнәрен формалаштыру башкарыла, кар төялә һәм читкә чыгарыла. Тротуарларны иртән 5.00 тирәсендә чистарталар. «Төп магистральләрне без төнлә, юлда машиналар юк вакытта вакытта чистартабыз, бу бөкеләр булдырмас өчен эшләнә, ә менә тротуарларны иртә белән дә тәртипкә китерергә була, нәкъ менә кешеләр эшкә барыр алдыннан», – дип аңлатты Илнар Байдуганов.

Бүген төнлә шәһәрнең барлык районнарында юлларны шундый актив җыештыру булачак. Шәһәр урамнарын кардан 33 юл эшчесе һәм 161 берәмлек махсус техника, шул исәптән 85 катнаш юл машинасы, 52 трактор щеткасы, 16 фронталь төягеч һәм башка төр техника җыячак.

Бу кышкы сезонда шәһәр урамнарын барлыгы 596 махсус техника чистартачак. Кардан чистартылачак шәһәр территорияләренең мәйданы 21 млн кв. метрдан артык тәшкил итә, шуларның 4 млн кв. метрга якыны тротуарларга туры килә, ә калганы – юлларга. Көчле кар яву чорында, шул исәптән «Буран» планын игълан иткәндә, коммуналь хезмәтләр өстәмә махсус техника ялларга һәм аны бер мең берәмлеккә арттырырга әзер.

Шулай ук кышкы чорда шәһәрдә 85 мең тонна бозлавыкка каршы материал әзерләнгән, шул исәптән 75 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 10 мең тонна ике фазалы реагент.

Татарстан башкаласында карны утильләштерү өчен 6 кар эретү пункты бар. Ә декабрьгә Гадел Кутуй урамында яңа, исәп буенча җиденче, кар эретү пунктын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Аның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 3600 кубометр кар тәшкил итәчәк.

Тротуар һәм җәяүлеләр урамнарын җыештыруда уртача 600 юл эшчесен һәм 90 берәмлектән артык кече механизация техникасын җәлеп итү планлаштырыла.

Фоторепортаж
Казан юлларында кар чистарту өчен 161 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән
Видеорепортаж
23.11.2020 22:25
24-нче ноябрьгә каршы төндә кар чистарту өчен 33 юл эшчесе һәм 161 махсус техника берәмлеге җәлеп ителде
Барлык яңалыклар