В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл хезмәтләре казанлыларга автомобильләрен юл буйларында калдырырга киңәш итми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче декабрь). 22 декабрьгә каршы төндә Казан урамнарында 48 эшче һәм 188 берәмлек махсус техника эшләячәк, алар арасында – 79 катнаш юл машинасы, 15 үзбашыткыч, 52 трактор щеткасы, 24 фронталь төягеч, 7 “Барсик” мини-төягече, 5 кар төягеч һ.б.
Юл хезмәтләре казанлыларга автомобильләрен юл буйларында калдырырга киңәш итми. Алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Кар юлның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Әмәт, Астрономия, Бауман, Жиганов, Рихард Зорге, Ново-Песочная, Петербург, Полушкин, Пригородная, Ротор (Ботаника урамыннан Павлюхин урамына кадәр), Седов, Чернышевский ур.
Башка урамнарда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткалары, шулай ук ротор һәм грейдерлар эшләячәк, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.