Юл хезмәтләре шәһәр халкыннан юл читендә автомобильләрен калдырмауларын сорыйлар.
Фото: Марат Мугинов
Кар чыгару Адамюк, Бертуган Касыймовлар, Бохара, Вишневский, Восход, Гагарин, Галактионов, Гарифьянов, Достоевский, Ершов, Жуковский, Зеленая, Киров тыкрыгы, Кол Гали, Мәүлетов, Малая Красная, Миславский, Мөштәри, Назарбаев, Подлужная, Ремесленная, Родина, Сара Садыйкова, Сәйдәшев, Саммер, Толстой, Туфан, Фукс, Сибгат Хәким, Чернышевский, Чистай, Яхин, Ямашев проспекты, участокларыннан планлаштырылган.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.