В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төньяк-көнбатыштан уртача җил булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). 20-нче мартта Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә юеш кар һәм яңгыр явачак, көндез шулай ук бераз яңгыр көтелә. Җил - төньяк-көнбатыштан, уртача, төнлә - көчле, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр. Төнлә һава температурасы 0 градустан +2 градуска кадәр, көндез +5-7 градус җылы булачак.
Гомумән алганда, республикада шулай ук яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан уртача җил булачак, төнлә тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы -2-дән +3 градуска кадәр, көндез +3-8 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.