В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылардан шәхси транспортларын юл кырыйларында калдырмауларын сорыйлар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). Бүген төнлә Казан урамнарын кардан чистарту өчен 161 юл эшчесе һәм 345 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 78 катнаш юл машинасы, 69 трактор щеткасы, 108 үзбушаткыч, 45 фронталь төягеч, 10 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар Айдинов, Батурин, Бауман, Бехтерев, Бирюзовая, Большая Красная, Волгоград, Габәши, Гвардия, Гладилов, Җәлил, Дзержинский, Еники, Ершов, Журналистлар, Завойский, Заслонов, Г.Камал, Ш.Камал, Копылов, Королев, Кремль, Кутуй, Лобачевский, Маркс, Миңнуллин, Миславский, Нәҗми, Петербург, Побежимов, Аркылы Базар, Рабочая Молодежь, Спартак, Такташ, Тунаков, Урманче, Чернышевский, Яруллин урамнары участокларыннан, Җиңү Проспекты, Ирек мәйданы, Ярминкә мәйданы, Мамадыш тракты һәм урамнарның башка участокларыннан чыгарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.