Җәен аны ремонтладылар, ә салкыннар алдыннан катлаулы участокларда сынап карадылар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь). Узган төндә Казанда 5-нче һәм 6-нчы номерлы трамвай маршрутларында кар чистарту техникасын сынап карадылар. Аның техник төзеклеге һәм аеруча катлаулы участокларда – койма һәм баганалар буенда үтүе тикшерелде.
Сынаулар Адоратский һәм Сәетгалиев урамнарында, Ямашев проспектында узды, анда юл буенда коймалар тора. Белгечләр билгеләп үткәнчә, техника эшне башкарып чыккан. Киләсе сынау 4-нче номерлы трамвай маршруты буенча планлаштырыла, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Трамвай депосында кар чистарту өчен барлыгы 5 берәмлек махсус техника исәпләнә. Алар барысы да җәй башында ук ремонтка җибәрелгән иде. Бу вакыт эчендә аларның щеткалары алыштырылган, тормозлары һәм яктылык сигнализациясе ремонтланган, кузовлары буялган.