В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан урамнарын кардан чистартуда 50 юл эшчесе һәм 247 махсус техника катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). 19-нчы декабрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 50 юл эшчесе һәм 247 махсус техника, шул исәптән 88 катнаш юл машинасы, 35 үзбушаткыч, 69 трактор щеткасы, 29 фронталь төягеч, 13 «Барсик» кече кар төягече һәм башка төр техника катнашачак.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрен юлларның машина йөрү өлешендә калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Карны түбәндәге урамнардан чыгару планлаштырыла: Адамюк, Астрономия, Бауман, Большая Красная, Бутлеров, Волков, Таҗи Гыйззәт, Достоевский, Николай Ершов, Жуковский, Каюм Насыйри, Кремль, Кол Гали, Сул як Болак, Лобачевский, Кече Кызыл, Нариманов, Петербург, Подлужная, Уң як Болак, Сәлимҗанов, Татарстан, Товарищеская, Толстой, Университет, Чернышевский, Япеев, шулай ук Миллениум күпереннән.
Башка участокларда, катнаш юл машиналары һәм трактор щеткалары кулланып, ком сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдер белән эшләр башкарылачак, дип хәбәр итәләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.