Казанлылардан үз автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорыйлар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). 18-нче декабрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 50 юл эшчесе һәм 250 махсус техника, шул исәптән 91 катнаш юл машинасы, 37 үзбушаткыч, 69 трактор щеткасы, 27 фронталь төягеч, 13 «Барсик» мини-төягече һәм башка төр техника катнашачак.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрен юлларның машина йөрү өлешендә калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Карны түбәндәге урамнардан чыгару планлаштырыла: Бассейн, Батурин, Бауман, Большая Красная, Горький, Дзержинский, Достоевский, Дубравная, Ершов, Касаткин, Кремль, Лобачевский, Карл Маркс, Театр, Федосеевская, Чернышевский, Чехов, Япеев, шулай ук Ирек мәйданыннан.
Башка участокларда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткалары кулланып, ком сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдер белән эшләр башкарылачак, дип хәбәр итәләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.