Казанлылардан шәхси транспортларын юл кырыйларында калдырмауларын сорыйлар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Бүген төнлә Казан урамнарын кардан чистартырга 398 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 81 катнаш юл машинасы, 72 трактор щеткасы, 142 үзбушаткыч, 55 фронталь төягеч, 13 «Барсик» минитөягече һәм башка машиналар.
Кар Агрономия, Адамюк, Адоратский, Әмирхан, Арбузов, Батурин, Бауман, Беломорск, Большая, Большая Красная, Ваһапов, Вахитов, Взлетная, Витер, Волгоград, Восстание, Гаврилов, Гвардия, Гладилов, Глушко, Гудованцев, Девятаев, Декабристлар, Дементьев, Дубравная, Ершов, Жуковский, Журналистлар, Завойский, Зәкиев, Карбышев, Кәрим, Касаткина, Каспий, Каучук, Копылов, Коротченко, Кошевой, Кремль, Крутовка, Ленинград, Лобачевский, Лумумба, Магистраль, Максимов, Малая Красная, Маркс, Маяковский, Миль, Модель, Мусин, Насыйри, Некрасов, Несмелов, Яңа Азино, Павлов, Петербург, Пушкин, Садыйкова, Сәетгалиев, Сахаров, Соловки юнгалары, Спорт, Татарстан, Тихомирнов, Тихорецк, Толбухин, Толстой, Тукай, Тэцевская, Федосеев, Фукс, Фучик, Хәким, Челюскин, Чернышевский, Чехов, Чистай, Чуйков, Шәһиди, Щапов, Яхин урамнарыннан, Ибраһимов, Камалиев, Җиңү, Универсиада, Ямашев проспектларыннан, Кочетов, Катанов һәм Щербаков тыкрыкларыннан, ТАССРның 100 еллыгы магистраленнән, Ферма шоссесыннан, 1 Май мәйданыннан, шулай ук Мамадыш һәм Себер трактларыннан чыгарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.