В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Бүген төнлә Казан урамнарын кардан чистартырга 356 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 81 катнаш юл машинасы, 71 трактор щеткасы, 120 үзбушаткыч, 40 фронталь төягеч, 13 «Барсик» минитөягече һәм башка машиналар.
Кар чыгару Авангард, Адамюк, Адоратский, Әмәт, Әмирхан, Арбузов, Бауман, Большая, Большая Красная, Ватутин, Вахитов, Гаврилов, Гагарин, Гастелло, Гвардия, Гоголь, Девятаев, Декабристлар, Җәлил, Ершов, Жуковский, Журналистлар, Зәкиев, Зорге, Исхакый, Камал, Королев, Кремль, Кулагин, Кутуй, Лобачевский, Лумумба, Магистраль, Малая Красная, Меридиан, Мусин, Насыйри, Павлов, Париж Коммунасы, Сәетгалиев, Столбов, Татарстан, Техника, Тинчурин, Тукай, Тула, Тэцевская, Фучик, Хәким, Цеткин, Челюскин, Чистай, Чуйков, Шәһиди урамнарыннан, Старательный тыкрыгы, Ямашев проспекты, Себер тракты, шулай ук Миллениум күпереннән, өченче транспорт дамбасыннан, Ирек мәйданы, Совет һәм Ярминкә мәйданнарыннан башкарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.