В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бозлавыкка каршы 808 тоннага якын материал тотылган
Денис Гордийко фотосы
Бүген көндез Казан урамнарына 463 эшче һәм 311 берәмлек техника кар чистарту эшенә чыгачак. Юлларны һәм тротуарларны кардан арындырганнан соң, юлларга бозлавыкка каршы материал сибеләчәк.
Узган төндә урамнарны җыештыру эшендә 47 эшче һәм 191 берәмлек техника катнашкан. Барлыгы 1 мең 770 тонна кар чыгарылган. Бозлавыкка каршы 807,8 тонна материал: 337 тонна реагент һәм 486,5 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кыш башланганнан соң шәһәр урамнарыннан барлыгы 5 мең 285 тоннадан артык кар чыгарылган, бозлавыкка каршы 5,4 мең тонна материал тотылган.
Казанлыларны транспорт чараларын тиешле урында калдырып китүләрен сорыйлар – юл кырыена тәртипсез куелган машиналар техниканың сыйфатлы итеп җыештыру эшенә комачаулый.