Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә куеп калдырмауларын сорый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). 10-нчы гыйнварга каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 39 юл эшчесе һәм 270 махсус техника, шул исәптән 90 катнаш юл машинасы, 49 үзбушаткыч, 67 трактор щеткасы, 31 фронталь төягеч, 12 «Барсик» мини төягече һәм башка төр техника катнашачак.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Карны түбәндәге урамнардан чыгару планлаштырыла: Авангард, Айвазовский, Баруди, Восход, Достоевский, Курашов, Магистраль, Некрасов, Петербург, Серов, Техник, Тукай, Шамил Усманов, Щапов, Юлиус Фучик, шулай ук Катановский тыкрыгыннан.
Башка участокларда, катнаш юл машиналары һәм трактор щеткалары кулланып, юлларны себерү һәм ком сибү, шулай ук ротор һәм грейдерлар белән эшләр башкарылачак, дип хәбәр итәләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.