В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык саклана.
Фото: Денис Гордийко
Казанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы -16-18 градус, аязганда -21 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем Татарстан буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән кар, җил төньяк-көнчыгыштан булачак. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -16-21 градуска кадәр, аязган вакытта -26 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы -6-11 градус булачак, юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.