В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләсе тәүлектә кар яву көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). Киләсе тәүлектә Казанда явым-төшемсез аязучан болытлы һава көтелә. Көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк.
Бүген төнлә термометр баганалары шәһәрдә – минус 14-16 градус, аяз вакытларда минус 19 градуска кадәр күрсәтәчәк. Шимбә көндез һава температурасы минус 9-11 градус тәшкил итәчәк. Юлларда – бозлавык.
10 февральдә Татарстан буенча бераз кар явуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Җомгадан шимбәгә каршы төндә республикада минималь температура – минус 13-18 градус, аяз вакытларда минус 23 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 10 февральдә көндез минус 8-13 градус булачак.
Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә республикада – минус 14-19 градус, аяз вакытларда минус 23 градуска кадәр булуы көтелә. Дүшәмбе көндез һаваның максималь температурасы минус 9-14 градус тәшкил итәчәк. Юлларда – бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.