В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәттәге чикләүләр юл эшләре башкару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Казанда берничә сәгатькә Фучик урамы хәрәкәт өчен ябыла. Юл ябылу 30-нчы апрельнең 20.00 сәгатеннән 1-нче майның 6.00 сәгатенә кадәр Зорге урамыннан Җиңү проспектына таба юнәлештә гамәлдә булачак.
Хәрәкәттәге чикләүләр юл эшләре башкару белән бәйле. Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрмәячәк.
Казан Башкарма комитеты автомобиль йөртүчеләрдән, юлның ябык участогын исәпкә алып, үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорый.