Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2024, 16:14

Казанның берничә районында бүген чыршы шәһәрчекләре ачылачак

Халык өчен Кыш Бабай катнашында Яңа ел программасы әзерләнде

Татарстан башкаласында бүген, 27 декабрьдә, берьюлы берничә районда чыршы шәһәрчекләре ачылачак. Халык кышкы күңел ачуларга кушыла ала: Кыш бабай белән очраша, Яңа ел җырларына бии яки башкалар белән бергә җырлый ала.

Беренче чыршы Идел буе районында 17:00 сәгатьтә Рихард Зорге урамындагы 47 нче һәм 49 нчы йортлар янында ачыла. Киләсе чыршы бәйрәме —17:30 сәгатьтә Вознесенск бистәсендә (Нардуган ур., 45). «Светлая долина» торак комплексы янындагы паркта шәһәр халкы өчен бәйрәм программасы 19:30 сәгатьтә башлана.

Урам тамашасы 19:00 да Совет мәйданында, ә 20:30 да Дәрвишләр бистәсендә Мир урамындагы скверда узачак. Казан Кремле территориясендә 22:00 сәгатькә кадәр Яңа ел ярминкәләре эшләвен дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, бәйрәм көннәрендә шәһәрнең 28 җәмәгать урынында 106 чара оештырыла. Халык һәм туристлар өчен театральләштерелгән тамашалар, җыр һәм бию кичәләре, орнитологик сәфәрләр, мастер-класслар һәм башкалар әзерләнде. Яңа елны гадәттәгечә халык «Черек күл» паркы шугалагында каршы алырга мөмкин. Барлык теләүчеләрне ил һәм төбәк башлыкларының мөрәҗәгатьләрен трансляцияләгән бәйрәм программасы көтәчәк.
Барлык яңалыклар