Участокларда җир өсте җәяүлеләр кичү урыннарының лифтларын урнаштыру буенча эшләр башкарылачак
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 29 нчы гыйнвардан 30 нчы ноябрьгә кадәр түбәндәге территорияләр ябылачак:
Оренбург тракты 209б номерлы бина янында – Җиңү проспекты һәм Бертуган Баталловлар урамы ягына хәрәкәт юнәлешендә;
Җиңү проспекты Ак.Глушко урамы белән киселешкән урында (төнге вакытта ябылу);
Ф.Әмирхан урамы 17 нче йорт янында – Чистай урамы һәм Ямашев проспекты ягына хәрәкәт юнәлешендә;
Ямашев проспекты 35 нче йортның 3 нче корпусы янында – Себер тракты буенча Чистай урамы ягына (төнге вакытта ябылу);
Павлюхин урамы – Халев урамы белән киселешкән урында.
Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә транспорт хәрәкәтенең чикләнүе турындагы мәгълүматны махсус бүлектә күзәтеп була.