В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су белән автоцистерналар халыктан килгән заявкалар буенча чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы сентябрь). 21 нче сентябрьдә Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итүне вакытлыча туктатачаклар. Бу суүткәргечләрдә эшләр башкару белән бәйле, дип хәбәр иттеләр «Водоканал»да.
21 нче сентябрьнең 9.00 сәгатеннән 22 нче сентябрьнең 6.00 сәгатенә кадәр түбәндәге адреслар буенча йортларда су булмаячак:
Г.Тукай ур., 71, 72, 73д, 74а, 74а, 75а, 77а, 77б, 80, 81/9, 82, 82(корп.1, 2, 3), 83, 84, 84а, 85, 86, 87, 88;
Сафьян ур., 9/81.
Су белән автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча халыктан кабул ителгән заявкалар нигезендә урнаштырылачак.