В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу алдан планлаштырылган ремонт эшләре белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). 15-нче апрель көнне Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда яшәүчеләр тәүлек буена диярлек су белән тәэмин ителмәячәк. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.
15-нче апрель 9.00 сәгатьтән 16-нчы апрель 6.00 сәгатькә кадәр Ю.Фучик урамы, 34, 34 корп.1, 34/1, 34/2, 34/3, 34/4, 38, 40 (78-нче еомерлы лицей), 42, 42а, 44, 46а (379-нчы номерлы балалар бакчасы), 50, 50а, 50б адреслары буенча су булмаячак.
Шул ук вакытта Габишев урамы, 1, Р.Зорге урамы, 87, 89, 93, 93а, 95, 97, 99, 101, 119, 121, Сафиуллин урамы, 26, 28, 30, 32, 32а адреслары буенча су басымы түбәнәячәк.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерларны килгән гаризалар буенча урнаштырачаклар, алар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә.