В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкны 1, 2 һәм 3-нче ноябрь көннәрендә алдан язылу буенча кабул итәчәкләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). Эшләми торган чорда Татарстанда Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтләре элеккеге режимда эшләүне дәвам итәчәк. Халыкны 1-нче, 2-нче һәм 3-нче ноябрь көннәрендә алдан язылу буенча кабул итәчәкләр.
Пенсия фондының барлык хезмәтләрен диярлек өйдән чыкмыйча гына Россия Пенсия фондының сайтында гражданинның шәхси кабинеты аша алырга мөмкин. Шулай да фондка шәхси визитка ихтыяҗ бар икән, кабул итүгә алдан ук шәхси кабинет аша яисә контакт-үзәк телефоны номеры аша язылырга кирәк: +7(800)600-00-00.
Барлык түләүләр илтеп тапшыру оешмаларына бернинди үзгәрешсез күчереләчәк. Ноябрьнең бәйрәм көннәрендә пенсияләрне почта бүлекчәләре аша җиткерү ял көненә кадәрге эш көнендә башкарылачак. Кредит учреждениеләре һәм илтеп җиткерү хезмәте аша түләүләр графигы элеккечә кала, дип хәбәр итә ТР буенча Пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте.