Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). 23-нче ноябрь көнне Казанның Идел буе районы бистәләренең шәхси секторындагы кайбер йортларда вакытлыча су булмаячак. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
23-нче ноябрь 9:00 сәгатьтән 24-нче ноябрь 6:00 сәгатькә кадәр су Яңа Победилово, Отар һәм Иске Победилово бистәләре йортларында булмаячак.
Шулай ук суны Алебастр урамы, 13, 13 корп.1, 2; Аркылы Отар урамы, 9, 100,100 корп.1, 2, Южно-Промышленная урамы, 7, 9, 9/1, 10, 10 лит А, Б; 10 корп. 3; 11, 11 корп.1; 15, 15 корп.1 адреслары буенча административ биналарда сүндерәчәкләр.
Казанлылардан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорыйлар. Автоцистерналар гаризалар нигезендә киләчәк, аларны +7(843)231-62-60 телефоны аша калдырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе.