Электр уты берничә сәгатькә генә бетереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). 28-нче ноябрьдә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында вакытлыча электр уты булмаячак.
8.00-дән 17.00-гә кадәр утны Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча сүндерәчәкләр: Галактионов ур., 12, Касаткин ур., 25.
8.00-дән 18.00-гә кадәр Идел буе районының шәхси секторында түбәндәге урамнарда урнашкан йортлар электр утсыз калачак: 2-нче Землемерная, Землемерная.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.