В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су Сахаров һәм Зәкиев урамнарында булмаячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче февраль). Совет районының кайбер йортларында вакытлыча су белән тәэмин итү туктатыла. Бу суүткәргечне яңадан ялгау эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә «Водоканал» МУП матбугат хезмәте.
1 нче мартның 9:00 сәгатеннән 2 нче мартның 6:00 сәгатенә кадәр Зәкиев урамы, 17, 17а, 39, Академик Сахаров урамы, 1, 1б, 13, 13а, б, в, г, 15, 17, 17а, 19, 19а, 29, 31, 31б, в, г, д, 31/1 адреслары буенча су булмаячак.
Автоцистерналар халыктан килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, аларны +7(843)231-62-60 телефоны аша калдырырга мөмкин.