Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Сәбәбе — күчерелгән суүткәргеч участогын тоташтыру
Совет районының кайбер йортларында бер тәүлек су булмаячак
Казанның Совет районындагы кайбер йортларында яшәүчеләр бер тәүлеккә сусыз калачак. Бу «Юлиус Фучик урамы» станциясе төзелеше кысаларында күчерелгән суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруга бәйле.

29 октябрьнең 9:00 дан 30 октябрьнең 9:00 га кадәр түбәндәге адреслар буенча суны сүндерәчәкләр:

Академик Сахаров ур., 6, 8, 16Б, 16Б 1 нче корпусы;

Г.Кайбицкая урамындагы 6а номерлы йорт;

Зәкиев ур., 10, 12а, 12а/1, 12а (1 нче корпус), 12а (3 нче корпус), 14, 16, 17, 17а, 20 (1 һәм 2 нче корпуслар), 24, 39, 41, 41а, 41б, 43, 43а.

Сулы автоцистерналар урнаштыруга гаризаларны +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул итәләр, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» МУП.
2024-10-25T09:58:27+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.