В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәбәбе – суүткәргечтә авария белән бәйле эшләр
Денис Гордийко фотосы
Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда яшәүчеләр бер тәүлеккә диярлек сусыз калачак. Сафиуллин урамындагы суүткәргечтә авария белән бәйле эшләр башкарылганга, су бирүне туктатып торалар.
Су 19 гыйнвар көнне 9:00 сәгатьтән 20 гыйнвар көнне 9:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча туктатылачак:
Сафиуллин урамы, 2, 6 (1, 2, 3 корп.), 6б, 8, 10.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр иткәнчә, сулы автоцистерналарны +7(843)231-62-60 телефон номеры аша кабул ителгән гаризаларда күрсәтелгән адреслар буенча урнаштырачаклар.