Су тутырылган автоцистерналар заявкалар буенча урнаштырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче март). Казанның Идел буе районындагы кайбер йортлар тәүлектән артык су белән тәэмин ителмәячәк. Бу метро төзелеше вакытында чыгарылган суүткәргеч участокларын яңадан тоташтыру белән бәйле.
16 нчы мартның 9:00 сәгатеннән 17 нче мартның 12:00 сәгатенә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак:
Габишев урамы, 7, 7 корп.1, 11, 15, 15 корп.1, 17;
Кол Гали урамы, 8а, 10, 10а, 10б, 10в, 10 корп.2, 11А, 11 б, 11 Б корп.1, 12, 13б, 14, 14а, 14А корп.1, 2, 16;
Сафиуллин урамы, 3, 5, 5 корп.1, 2; 5а, 5в, 5/1, 5/2, 5/3, 7, 7а, 7б, 12а, 15, 15а, 17а, 17, 17б, 17а корп.1, 2, 3, 4; 21, 21а, 27а, 27б, 40, 40а, 40а/1, 42, 46, 48а, 50, 50а, 50а/1, 56;
Ю.Фучик урамы, 5/4, 48, 93б, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесендә.
Автоцистерналарны +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителгән заявкалар буенча урнаштырачаклар.