В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су белән тәэмин итүне туктатып тору 11-нче сентябрьгә планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). 11-нче сентябрьдә Казанның Совет районы Нагорный, Яңа Сосновка һәм Карьер бистәләренең кайбер йортларында тәүлеккә якын су булмаячак. Бу «Собес-2» бакчачылык ширкәтендә су белән тәэмин итү челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
11-нче сентябрь 9.00 сәгатьтән башлап 12-нче сентябрь 6.00 сәгатькә кадәр Нагорный бистәсендә түбәндәге урамнар буенча су булмаячак: 1 нче Клевер, 1 нче Отдаленная, 1 нче Поперечно-Дорожная, 1 нче Поперечно-Осенняя, 2 нче Клевер, 2 нче Поперечно-Дорожная, 2 нче Отдаленная, 2 нче Поперечно-Осенняя, 3 нче Клевер, 3 нче Поперечно-Осенняя, 3 нче Поперечно-Дорожная, 4 нче Клевер, 4 нче Поперечно-Дорожная, 5 нче Клевер, 5 нче Поперечно-Дорожная, 6 нчы Клевер, 6 нчы Поперечно-Дорожная, 7-нче Поперечно-Дорожная, Алдан, Анадырь, Большая Осенняя, Биектау, Дорожная, Дубровка, Круговая, Коркачык, Лесная, Малая Дорожная, Малая Осенняя, Күперчеләр, Набережная, Пионер, Скороходная, Таежная, Чиләбе, Электрик, Ягодная (42-дән 146-нчы номерлы йортларның җөп номерлары, 37-101-нче номерлы йортларның так номерлары), Якутия.
Шул ук вакытта Яңа Сосновка бистәсендә һәм Карьер бистәсендә Учительская урамы буенча дә суны өзәчәкләр.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыкны алдан ук су алып куюларын сорый. Су белән автоцистерналар килгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.