В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су тутырылган автоцистерналар халыкның гаризалары буенча урнаштырылачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы июнь). Казанның Дәрвишләр бистәсендәге кайбер йортларда суны вакытлыча туктатачаклар. Бу су белән тәэмин итү системасын яхшырту буенча эш алып бару белән бәйле.
Суны туктату 4 нче июльнең 9:00 сәгатеннән 5 нче июльнең 5:00 сәгатенә кадәр планлаштырыла. Ул түбәндәге адресларга кагылачак:
Главная урамының 65/18, 67, 69, 69а, 71, 71а, 71б, 69а корп.1 номерлы йортлары;
Липатов урамының 19, 21, 23, 23а, 25А, 25Б, 19а, 23г, 25, 25 корп.2 номерлы йортлары;
Парк урамының 2, 4, 6.2 номерлы йортлары;
Халезов урамының 18/65, 19, 20, 21, 22, 22а, 22б, 23, 27, 27а, 17а, 18/1, 20а, 24, 24 корп.1, 24 корп.2, 24б, 26, 26б, в, 26 корп.2,3,4; 30, 32а номерлы йортлары.
Су белән автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул ителә торган халык гаризалары буенча урнаштырылачак.